Яңа акция: Тәгәри китте “сары йомгак”!
Тиздән, бик тиздән җирдән ямь-яшел чирәм калкып чыгар да, аның өстенә, сап-сары тәңкәләр булып, каз бәбкәләре сибелер. Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит!
Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Ленар Баһаманов...